Лицей укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерделәр

2026 елның 31 марты, сишәмбе

«Юность» кинотеатрында мультфильм күрсәтү алдыннан 3 нче лицей укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәне "Юл үәрәкәте иминлеге " дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Мәликә Халикулова уздырды.

Әңгәмә барышында балаларга җәяү йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр:

- Юлны һәрвакыт җәяүлеләр кичүе аша куркыныч янамавына нык ышангач кына үтәргә. 
- Машина юлына чыгар алдыннан барлык автомобильләрнең дә туктаганлыгына инанырга кирәк.
- Юл буенда уйнамаска һәм каршылыклар булганда машина юлына йөгереп чыкмаска.
- Светофор сигналларына игътибар итәргә.
- Велосипедта яисә шәхси мобиль чараларында йөргәндә туктап, юлны җәяүләп кенә чыгарга.

Ә юлларның никадәр мәкерле булуы мөмкинлеген күрсәтү өчен, балаларга "юл тозаклары" турындагы видеоролик күрсәттеләр. Бу куркыныч хәлләргә кайда һәм ничек эләгергә мөмкин һәм аннан ничек котылырга икәнен яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International