Дәүләт Думасы өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә алганда сынау срогын гамәлдән чыгару турында закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасы Президент кушуы буенча алып барган балалы гаиләләргә ярдәм итү эшен дәвам итеп, өч яшькә кадәр бала үстерүче һәм тәрбияләүче әниләрне эшкә урнаштыруның ташламалы формасын киңәйтү турында закон кабул ителә. Бүген декретта миллионнан артык әни бар, һәм статистика аларның балага ике яшь тулгач эшкә урнашуын күрсәтә. Кызганычка каршы, сынау срогы намуссыз хезмәткәрләрнең манипуляция предметына әверелә, ә бу яшь әниләр өчен икеләтә ярамый».
2026 елның 1 сентябреннән эш бирүчеләр хезмәт килешүенә өч яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар өчен сынау срогы турында шартны кертергә хокуклы булмаячак.