Дәүләт Думасы экскурсияне алып баручылар һәм гидлар эшчәнлеген хокукый җайга салуны, шулай ук туристлык индустриясе өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Рф Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Инициатива ишарәләр телендә экскурсияләр уздыру өчен шартлар тудыра. Начар ишетүче гражданнар сыйфатлы экскурсия хезмәтләре алырга хокуклы. Закон проекты, беренчедән, кешеләргә, шул исәптән ишетү сәләте бозылган кешеләргә, яңа һөнәр алырга һәм мондый вәзгыятьтә булган гражданнар өчен туризм өлкәсендә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Икенчедән, туризмда квалификацияле кадрлар мәсьәләсе хәл ителә"»
Закон проекты экскурсия алып баручыларны һәм тәрҗемәче-гидларны аттестацияләү процедурасын, аларга хезмәт күрсәтү тәртибен, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә алар күрсәтә торган хезмәтләр турындагы мәгълүматны урнаштыруга таләпләрне камилләштерүгә, шулай ук туристлык индустриясе өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерү максатларында юнәлдерелгән.
Документ шулай ук барлык төбәкләр өчен бердәм экскурсиы алып баручылар һәм гид-тәрҗемәчеләр өчен бейдж формасын кертә, анда Бердәм реестрда тиешле язмага сылтама белән ФИА һәм QR-код күрсәтелә.