Татарстанлылар билгеле бер җир кишәрлегенә карата хокук бозулар турында актуаль белешмәләр ала алачак

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Муниципаль җир контроле нәтиҗәләре турында мәгълүматлар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк, хәзер барлык кызыксынган затлар мәҗбүри таләпләрне бозу турында мәгълүмат ала алачак.

Тәкъдим ителә торган яңалык Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады.

Бу мәсьәлә буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Садриев аңлатканча, Росреестр җир контроле өлкәсендә хакимиятнең муниципаль органнары белән хезмәттәшлекне ныгыту инициативасы белән чыккан. Моның өчен федераль һәм җирле инспекторларның вәкаләтләрен синхронлаштыруга һәм күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән закон проектлары әзерләнгән.

"Бу инициативаларны хәл итәргә тиешле төп проблема-Җир законнарын бозуны бетерү буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкның бертөрле булмавы.. Бүген бер үк хокук бозу өчен штраф суммасы федераль яки җирле инспектор күрсәтмә биргәнгә карап аерылырга мөмкин, бу хокукый билгесезлек тудыра һәм муниципаль хезмәткәрләрнең кызыксынуын киметә. Җаваплылык чараларын, нинди орган күрсәтмә бирсә дә, җирдән файдалану өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ штрафларның гамәлдәге күләмен арттырмыйча, унификацияләү тәкъдим ителә», - дип билгеләде Рөстәм Садриев.

Моннан тыш, закон проектларында муниципаль җир контроле нәтиҗәләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү карала. Бу мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы итә: теләгән һәркем конкрет җир кишәрлегенә карата хокук бозулар турында актуаль мәгълүмат ала ала. Шул ук вакытта хуҗаларның шәхси мәгълүматлары сакланачак.

Икенче закон проекты күзәтчелек эшчәнлегенә заманча технологияләр кертүгә багышланган. Җир кишәрлекләрен тикшерү өчен пилотсыз очкычларны киңрәк куллану тәкъдим ителә, бу тикшерүләрне контактсыз — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү белән охшаш рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый алым күчмә тикшерүләр санын киметә, кулланучыларның инспекторлар белән шәхси очрашуларын минимальләштерә һәм кайбер рутин процессларны автоматлаштыра.

Әлеге инициативалар Росреестрның Россия Президенты йөкләмәсен гамәлгә ашыру буенча системалы эшенең бер өлеше булып тора һәм инде гамәлдәге нормаларны, шул исәптән җир кишәрлекләрен үзләштерүнең өч еллык срогы турындагы таләпләрне һәм аларны файдаланмауның билгеләнгән критерийларын тулыландыра.

 "Дәүләт һәм муниципаль җир контролен көчәйтү буенча Росреестр инициативаларын уңай кабул итәргә кирәк. Билгеле булганча, Россия Президенты тарафыннан территорияләрне капиталлаштыру бурычы куелган. Дәүләт тарафыннан – бюджет формалаштырыла, хокук ияләре ягыннан- Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына аларның чикләре төгәл билгеләнгән күчемсез милек объектлары турында белешмәләр кертелүен төгәл белү. Иң мөһиме, тәкъдим ителә торган закон чыгаручы яңалыкларның җәза характерында булмавын, ә хокук ияләре белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелүен исәпкә алырга кирәк, субъектив якын килү түгел, ә объектив чынбарлык өстенлек итәргә тиеш, һәм һәр милекченең үз хокукларын яклау мөмкинлеге булырга тиеш», - дип йомгаклады үз фикере белән Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр союзы» коммерцияле булмаган партнерлык президенты Андрей Лисичкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International