Үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникасы белгечләре ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Очрашуның темасы күкрәк сөте белән имезү булды. Әйтергә кирәк, поликлиникада пациентлар һәм аларның ата-аналары белән актив эш алып баралар.
Очрашуларда төрле темалар карала: яңа туган баланы карау, имезү, менструаль циклның нормасы һәм патологиясе төшенчәсе, психологик факторларның бала авыруына йогынтысы, талпан энцефалиты
Менделеевск үзәк район хастаханәсендә атна саен булачак әниләр мәктәбе дәресләре узуын хәбәр итәбез. Дәресләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә балалар поликлиникасында үткәрелә.
Йөкле хатыннар мәктәбе сишәмбе 15.00 сәгатьтә, Әнилар мәктәбе сишәмбе 12:00 сәгатьтә,, пәнҗешәмбе 15.00 сәгатьтә,
Әтиләр мәктәбе пәнҗешәмбе 16.00 сәгатьтә
Тулырак мәгълүматны сез балалар поликлиникасы регистратурасында 8(85549) 2-15-56 телефоны буенча яисә участок педиатры кабул итүендә ала аласыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!