1 апрель көнне Менделеевскида масштаблы санитар-экология икеайлыгына старт бирелде. Экологик хәрәкәт «Экологик иминлек» илкүләм проектының төп бурычларын турыдан-туры хуплый - җирле дәрәҗәдә экологик хәлне яхшырту, гражданнарны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт культурасын формалаштыру.
Бу атнада администрация, башкарма комитет, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм шәһәрнең актив халкын берләштергән беренче өмәләр узды. Уртак тырышлык белән катнашучылар Менделеевск тагын да уңайлырак һәм матуррак булсын өчен мөһим адым ясадылар.
Өмә барышында түбәндәге эшләр башкарылды: җәмәгать территорияләрендә кар тарату;чирәм җирләрне чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистарту; йорт яны территорияләрен җыештыру; юлларны һәм тротуарларны механикалаштырылган җыештыру (кулдан җыештыру белән параллель рәвештә үткәрелгән).
Экологик икеайлык чаралары алдагы ике ай дәвамында узачак. Бу вакыт эчендә паркларны һәм скверларны тәртипкә китерү; җирле сулыкларның яр буе зоналарын чистарту; шәһәрнең аерым участокларын яшелләндерү; мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен экологияне саклауның мөһимлеге турында агарту чаралары үткәрү планлаштырыла.
“Экологик иминлек” илкүләм проекты әйләнә-тирә мохитне кайгыртып, кешеләр тормышын уңайлы итүгә юнәлтелгән