2026 елның 5 апреленә ашыгыч кисәтү

2026 елның 4 апреле, шимбә

Хөрмәтле гражданнар!  «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән  Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 4 апреле  18.00 сәгатьтән 5 апреле 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде.

2026 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан; 

- көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил (Казанда 15 м/с кадәр); яшенле яңгыр булуы ихтимал.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.                            

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

6. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

7. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны  югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемгә беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International