Администрациядә «Бердәм Россия» партиясе фракциясе депутатлары җыелышы узды.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советында Менделеевск районы Советының депутатлар фракциясе җитәкчесе Ләйсән Галиева рәислегендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе фракциясе депутатлары җыелышы узды.
Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды:
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Советында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең депутат фракциясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Фракция депутатлары тарафыннан "Бердәм Россия " партиясенең Халык программасына тәкъдимнәр кертү турында
Фракция депутатларының партиянең җирле бүлеге үткәрә торган чараларда катнашуы турында.
Барлык тәкъдимнәр һәм инициативалар күпчелек тавыш белән хупланды һәм алга таба район халкы файдасына уртак эш кысаларында гамәлгә ашырылачак.