Район администрациясендә гадәттәгечә гражданнарны кабул итү булды.
Район Башлыгы Роберт Искәндәров рәислегендә халыкның берничә мөрәҗәгате каралды.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе торак йортка янкорылманы рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча сорау бирде. Аңа документларны рәсмиләштерү тәртибен һәм төзелешне легальләштерү өчен адымнарны аңлаттылар.
Шәһәрдә яшәүче хатын -кыз Тын Тауларда урам утлары булмау һәм чүп-чар чыгаруны оештыру проблемасын күтәрде. Профильле хезмәтләргә ачыкланган хокук бозуларны тиз арада бетерү һәм күрсәтелгән юнәлешләр буенча эшне җайга салу йөкләнде.
Шулай ук Тойма авылында су белән тәэмин итү һәм юл салу мәсьәләсе дә каралды. Профильле белгечләргә урындагы вәзгыятьне өйрәнү һәм билгеләнгән проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде.
Хөрмәтле менделеевлылар! Исегезгә төшерәбез, кабул итүгә 2-79-19 телефоны буенча языла аласыз.