11 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә «La Primavera» Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов җитәкчелегендә яшь музыкантларга ярдәм итү буенча республика иҗади программасы кысаларында концерт узды.
Менделеевскины балалар сәнгать мәктәбе укучылары Абрамов Лев һәм Нечаева Инна (җитәкчесе Алия Абрамова), Дарья Колобкова (җитәкчесе Ушкова Ольга)).
Концерт югары профессиональ дәрәҗәдә узды, яшь солистлар камера оркестры белән бергә чыгыш ясадылар, уникаль сәхнә тәҗрибәсе тупладылар.
Мондый хезмәттәшлек балаларны яңа иҗади казанышларга рухландыра һәм аларны үстерүдә мөһим адымга әверелә. Аларга ата-аналар һәм укытучылар зур ярдәм күрсәтә.