Янгынга каршы махсус режим

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Менделеевск МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге  Менделеевск районында яшәүчеләрнең һәм кунакларның игътибарын янгынга каршы махсус режимга юнәлтә.

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Ел саен кар катламы китү белән һәм көзге яңгырлы һава торышы урнашканчы яки кар катламы барлыкка килгәнче янгын куркынычы арта.

Махсус янгынга каршы режим-тиешле территорияләрдә янгын куркынычы арткан очракта дәүләт хакимияте органнары яки җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган өстәмә янгын куркынычсызлыгы таләпләре ул. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең  Менделеевск МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр итә: РФ Хөкүмәтенең  "Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында" 2020 елның 16 сентябрендәге 1479 номерлы: карары нигезендә:  

- бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендәге мангалларда, мичләрдә ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

- Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрергә ярамый.

- торак пунктлар чикләрендә һәм торак пунктлар чикләреннән тыш гомуми файдаланудагы территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләренең (җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир биләүчеләр һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар) хокук ияләре һәм гражданнар үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яисә яшелчәчелек алып барган территорияләрнең (алга таба - бакчачылык яисә яшелчәчелек территорияләре) хокук ияләре еоры үләннәрне, печәнне һәм чүпне вакытында җыеп алырга тиеш 

- торак йортлар, бакча йортлары, бакчачылык яисә коммерциягә карамаган яшелчәчелек ширкәтенең гомуми файдаланудагы мөлкәтенә караган күчемсез мөлкәт объектлары янындагы гомуми файдалану территорияләрендә, шулай ук урманнарда, урман-парк зоналарында һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янучан калдыклар чүплекләре оештыру тыела;

- кар капламы беткән көннән алып тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы яисә кар капламы барлыкка килгәнгә кадәрге чорда дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләр, оешмалар, барлык оештыру-хокукый рәвешләрдәге һәм милек рәвешләрендәге юридик затлар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, иҗтимагый берләшмәләр, шәхси эшмәкәрләр, вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары, урман янәшәсендәге территорияне биләүче, аннан файдаланучы һәм (яисә) аның белән эш итүче гражданлыгы булмаган,  урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада аны коры үлән үсемлекләреннән, урак калдыкларыннан, ауган агачлардан, кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәләр яисә урманны киңлеге кимендә 1,4 метр булган янгынга каршы минераллаштырылган полоса яисә зур янгынга каршы барьер белән аерып куялар. Шуны да искәртәсе килә: Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексының 20.4 статьясының 2 өлеше нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 мең сумнан. 800 мең сумга кадәр. РФ Җинаять кодексында билгеләнгән авыррак нәтиҗәләр килеп чыккан очракта, хокук бозучыларга җинаять җаваплылыгы яный. 

Исегездә тотыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, алар сезнең тормышыгызның һәм мөлкәтегезнең нигезе булып тора.

  Кирәк булса, ашыгыч хезмәтләрнең 01, 101 яки 112 телефоннарына шалтыратырга онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International