Менделеевск спортчылары көч спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнаштылар.
Әлмәттә спортның көч төрләре буенча Татарстан Республикасы Милли пауэрлифтинг ассоциациясенең ачык Чемпионаты узды. Менделеевскидан аерым спортчылар Адель Хөснетдинов һәм Дмитрий Ратников үз дисциплиналарында һәм авырлык категорияләрендә җиңүчеләр булдылар:
- Дмитрий Ратников тартылу буенча 1 урын,
- Адель Хөснетдинов ятып штанга күтәрүдә 1 урын
Чемпионнарыбызны лаеклы медальләре белән котлыйбыз һәм аларның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы белән горурланабыз!