Менделеевск якташлык җәмгыятендә яңа рәис сайладылар

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

"Татарстан Республикасы Менделеевск районы якташлык җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының гомуми җыелышы булды.

Көн тәртибендә идарә составын яңарту һәм рәис сайлау мәсьәләләре торды.

Идарә составына яңа актив катнашучылар - Кривилева Лариса Рәфкать кызы, Миңнеәхмәтова Гүзәл Дамир кызы һәм Закирова Любовь Анатольевна кертелде.

Җыелышта идарә рәисе итеп Кривилева Лариса Рәфкать кызын сайлау булды. Ул педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур тәҗрибәгә ия, җирле үзидарә органнарында эшләгән, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләүдә актив позициядә тора.

Яңа рәисне котлыйбыз һәм якташлык җәмгыятен үстерүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International