25 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Менделеевск шәһәренең спорт аллеясында Гомумроссия өмәсе узачак.
Бу шәһәребезне бергәләп чистарак, уңайлырак һәм матуррак итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Барлык шәһәр халкын да кушылырга чакырабыз! Үзегез белән яхшы кәеф алыгыз, калганын бергә кайгыртырбыз. Һәрбер өлеш мөһим - бергә без күбрәк эшли алачакбыз!
Өмә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.