Әлфия Когогина: күчмә даруханәләр авылда дарулар алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы «Барулар әйләнеше турында» Федераль законга күчмә даруханә пунктлары ярдәмендә медицинада куллану өчен дару препаратларын ваклап сату буенча эксперимент үткәрү өлешендә үзгәрешләр кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Даруханәләрнең структур бүлекчәсе буларак эшләячәк күчмә даруханә пунктлары аша дару препаратларын сату механизмы авылга даруларның килүен тәэмин итәргә тиеш. Бер күчмә даруханә, конкрет график буенча эшләп, 50 торак пунктка хезмәт күрсәтә алыр дип көтелә. Авыр үтеп керә торган районнарда яшәүчеләрнең дарулар сатып алуны планлаштыру, препаратларны киң ассортименттан, шул исәптән рецепт буенча  алуга заказ бирү мөмкинлеге булачак».

Экспертлар мәгълүматлары буенча, гамәлдәге 83 мең даруханәнең 14% ы барып җитү авыр булган районнарда урнашкан. Күчмә даруханәләр аша дарулар сату буенча тәҗрибә 2026 елның 1 сентябреннән өч ел дәвамында гамәлдә булачак. Анда югары вазыйфаи затның үтенече буенча гариза бирәчәк РФ субъектлары катнаша алачак, һәм хөкүмәт карары белән мондый төбәкләр экспериментка кертеләчәк. Иң киң таралган препаратларны гына түгел, рецепт белән бирелә торганнарны (шул исәптән психотроп һәм наркотик матдәләрдән тыш, шулай ук махсус саклау шартларын таләп итүчеләрдән тыш) сатып алырга мөмкин булачак. Дарулар ташый торган автомобиль күчмә даруханә пунктының автоном эшен тәэмин итү өчен җиһазландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International