Татарстан Республикасында транспорт чарасын балага тапшыру факты буенча җинаять эше кузгатылган инде. Районнарның берсендә әтисе 13 яшьлек яшүсмергә мопед сатып алган һәм аңа гомуми файдаланудагы юлларга чыгарга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә 2025 елның җәендә балигъ булмаган бала юл-транспорт һәлакәтендә катнаша һәм авыр җәрәхәтләр ала. Ата-анага карата җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе карала.
2025 ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан мототранспорт йөртүчеләргә карата 168 административ материал төзелгән, шул ук вакытта һәр өченче хокук бозучы — балигъ булмаган.
Игътибар итәбез:
- руль артында балалар катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат Тикшерү комитетына җибәрелә;
- балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итүенә юл куйган ата-аналар җаваплылыкка тартыла;
- мондый очракларның барысы да халык алдында яктыртыла.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларны транспорт белән идарә итүгә рөхсәт бирмәгез. Бу аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, шулай ук сезнең өчен җитди хокукый нәтиҗәләргә китерә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.