Өмәгә чакырабыз

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген 15: 00 сәгатьтә Менделеевскиның спорт аллеясында гомумроссия өмәсе уза.

Бу шәһәребезне бергәләп чистарак, уңайлырак һәм матуррак итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Барлык шәһәр халкын да өмәгә кушылырга чакырабыз! Үзегез белән яхшы кәеф алыгыз, калганын бергә кайгыртырбыз. Һәркемнең өлеш мөһим - бергә без күбрәк эшли алачакбыз!

Өмә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Яшәү өчен инфраструктура»илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International