Бөтенроссия өмәсендә 700дән артык менделеевлы катнашты

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

29 апрель көнне Менделеевскида Бөтенроссия өмәсе узды, ул Россия төзелеш Министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Администрация, территориаль иҗтимагый үзәкләр, предприятие, учреждение вәкилләре һәм актив шәһәрлеләр бергәләп яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан спорт аллеясында тәртип урнаштырдылар. Менделеевлылар эш кораллары 1әм яхшы кәеф белән шәһәрне чистарттылар һәм уңайлырак иттеләр
Катнашучылар 23 кубометр чүп-чар җыйдылар.
Эштән соң катнашучыларны кыр кухнясы, кайнар чәй һәм  пешкән татлы чәй ризыклары көтте.

"Менделеевлылар туган шәһәрләрен төзекләндерүдә һәрвакыт актив катнашалар", — дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева.

 

Өмә "ЭкоЯз" һәм "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында узды. Өмәнең максаты-элек төзекләндерелгән, шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзелгән ишегалларын, паркларны һәм иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International