Менделеевск балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия вокал конкурсында җиңүчеләрнең берсе булдылар

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Казанда «Йолдызлар юлы» Бөтенроссия вокаль фестиваль-конкурсы узды. Анда Менделеевскидан яшь вокалистлар катнашты. Фестиваль-конкурсны уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына кысаларында уза.

Конкурсның жюри составында: баш музыкаль редактор, 1 каналның «Голос», «Голос серебра», «Голос уже не серебро», «Синяя птица» проектлары продюсеры Марина Андрусенко, «Голос», «Голос серебра», «Голос 60+», «Главная сцена» проектларының музыкаль продюсеры Наталья Шамиладзе, Халыкара сәнгать факультеты ректоры, «Победитель», «Ну-ка, все вместе» телевизион шоу эксперты, РФ вокаль сәнгать педагоглары федерациясе президенты Ольга  Попкова.

 

Конкурс йомгаклары буенча «Арт-студия Дайяна» үрнәк вокаль-эстрада ансамбле беренче урынны алды, шундый ук бүләккә ансамбль солистлары Лев Абрамов, Әмирхан Фәйзрахманов лаек булды. Икенче урында-Аделина Камашева, өченче урында — Инна Нечаева, София Минибаева, Самира Хисамова, Селена Черемных, Максим Хайров.

 

Яшь солистларны педагоглар - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Елена Лыкова һәм Алия Абрамова әзерләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International