Бүген администрациядә район Башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә эшлекле дүшәмбе узды.
Киңәшмә башында котлау тантанасы узды.
Ветераннар берлеге рәисе, Иҗтимагый совет әгъзасы, районның Мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Габибулла Баһамай улы Әхмәдовны юбилее белән котладылар.
Бүген шулай ук Менделеевск районы Башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Андрей Викторович Закусилов туган көнен билгеләп үтә.
Алга таба «Менделеевские новости»редакциясе хезмәткәрләрен 19 майда билгеләп үтелә торган матбугат көне белән котладылар.
Район хакына нәтиҗәле эше, фидакарь хезмәтләре һәм җаваплылыгы өчен Менделеевск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
- Мирзаянова Рәхилә Кирами кызы-баш мөхәррир урынбасары
- Малюга Анжела Давитовна-корреспондент.
- Яруллина Виктория Васильевна-социаль челтәрләр редакторы.
Аннары киңәшмәнең төп көн тәртибенә күчтеләр.
Районда санитар-экологик икеайлыкның барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников сөйләде. Бу вакыт эчендә 20дән артык өмә узды, меңләгән чәчәк һәм дистәләгән агач утыртылды, шәһәр сизелерлек чистара һәм уңайлырак була бара. Әмма проблемалы зоналар да бар. Сергей Метальников үзенең чыгышында: "Гомуми активлыкка карамастан, җаваплы оешмалар беркетелгән кайбер урамнарда җыештыру эшләре башкарылмый.:
- Пушкин ур.;
- Чоловский ур.;
- Совет ур.;
- Гагарин ур.;
- Химиклар ур.;
- Габдулла Тукай һәм Нефтьчеләр ур.;
- Пионер ур.;
- Елга ур.
Бу территорияләрдә чүп-чар кала, бордюрлар буялмвгвн, даими өмәләр үткәрелми.
Җаваплы оешмаларны үз участокларына игътибар итәргә һәм чаралар күрергә чакырабыз. Шәһәрнең чисталыгын алып бар-бу безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз.
Аннары узган чаралар турында Совет аппараты җитәкчесе Алексей Моисеевских сөйләде.
Ахырда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эше нәтиҗәләре турында җирле бүлекчә рәисе Валентина Мамакова чыгыш ясады.Тулырак: https://mendeleevsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2522713.htm.