УРМАННАРДА БУЛГАНДА: ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ БУЕНЧА БЕЛЕШМӘЛЕК
Урманда ял иткәндә ут белән бик сак булыгыз!
Сезнең саксызлык янгынга сәбәп булырга мөмкин, шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
• теләсә кайсы табигый территориядә беркайчан да кипкән үләнгә ут төртмәгез;
• коры урманда яисә торф сазлыгында ут кабызмагыз. Учакны комга яки балчыкка урнаштырыгыз. Ут кабызганчы, учактагы һәм аның тирәсендәге бер метр радиустагы үлән туфрагы катламын алыгыз;
• китәр алдыннан учакка яхшылап су сибегез яки аны ком, туфрак белән каплагыз. Шуннан соң көлне казып алыгыз да аның астында яна торган күмернең сакланып калмавына инаныгыз, әгәр учак әле сүнмәгән булса-аны тагын бер кат каплагыз. Ут яныннан төтен яки пар чыкканчы китмәгез. Учакка су салу өчен алдан ук су әзерләгез.
* яна торган шырпы яки тәмәке ташламагыз, урманда төрле пиротехник әйберләр: петардалар, бенгал утлары, шәмнәр һ. б. кулланмагыз. ;
* урманга автомобильләрдә һәм бигрәк тә мотоциклларда кермәгез. Сүндергечтән чыккан очкыннар янгын чыгарырга мөмкин, бигрәк тә лишайник белән капланган коры урманда;
• дусларыгызга һәм танышларыгызга аларның саксызлыгы янгыннарга сәбәп булырга мөмкин икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.
Янгынны кисәтү һәм саклык - урман янгыннарына каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы.