Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2026 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән томан, көндез яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе, көчле яңгыр, урыны белән боз явуы  көтелә. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Зыян күрүчеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International