Хөрмәтле Менделеевск халкы!
Сезне халыклар дуслыгы паркы территориясен төзекләндерүнең беренчел проектын эшләгән архитекторлар белән очрашуда катнашырга чакырабыз. Безгә бу урынның төп кулланучылары буларак сезнең фикерегезне ишетү бик мөһим!
Сез паркны нинди итеп күрергә телисез?
Проект шәһәр экспертлары белән берлектә «Архдесант» архитектура бюросы тарафыннан эшләнә. Шулай ук проект өстендә эшләүгә битараф булмаган барлык кешеләр дә чакырыла.
Архитекторлар белән иҗтимагый фикер алышулар 5 августта 17:00 сәгатьтә узачак. Үткәрү урыны: С.Гассар исемендәге мәдәният йорты, тантаналар залы.
Килегез-шәһәр киләчәгенә үз өлешегезне кертү мөмкинлеге ул!