Игътибар! 2026 елның 12 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә; төнлә көчле яңгыр.

2026 елның 11 сентябре, җомга

2026 елның   11 сентябре 21.00 сәгатьтән 12 сентябре 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2026 елның 12 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә; төнлә көчле яңгыр (Казанда да).

Халыкка киңәшләр:

Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

Яңгыр  яуганда   урамда  калсагыз:

Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.

Яңгыр  яуганда бинада булсагыз

Әгәр сез булган бинаны   су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

Яңгыр  яуганда шәхси транспортта булсагыз

Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгып  тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгыр беткәнен көтегез. Су бик тиз күтәрелә башласа, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.

Автомобильдә булганда  көчле яңгырдан ничек сакланырга

Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.

Халыкка тәкъдим ителә:

1. Яңалыклар блокларын һәм халык өчен тапшырыла торган мәгълүматны күзәтергә.

2. Күрү мөмкинлеге начар булганда автотранспорт йөртүчеләренә туктарга һәм көтеп торырга кирәк, шул ук вакытта габаритларны яки авария сигнализациясен кабызып, юл кырыеның уң ягына төшәргә һәм юл кырыеннан мөмкин кадәр ераграк туктарга кирәк,  

3. Шәхси автотранспортта еракка йөрүдән тыелып торыгыз, кирәк булганда җәмәгать транспортыннан файдаланыгыз.

4. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз ара ераклыгын һәм тизлек режимын сакларга кирәк. Транспорт чарасы юклыгына яки аның тулысынча тукталуына инанып, машина юлын билгеләнгән урыннарда кичәргә.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр  басарга, шуның белән  сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

 Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга гариза бирү өчен "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенә 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе бирә тел.8 (843) 293-38-04 

Мәгълүмат «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белешмәләре нигезендә әзерләнгән.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International