2026 елның 14 сентябре 22.00 сәгатьтән 15 сентябре 09.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү
2026 елның 15 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Халыкка киңәш ителә:
Томан вакытында
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә кискен үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемгә беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга гариза бирү өчен "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенә 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе бирә тел.8 (843) 293-38-04
Мәгълүмат «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белешмәләре нигезендә әзерләнгән.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96