2026 елның 15 сентябре 18.00 сәгатьтән 16 сентябре 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
2026 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез көчле яңгыр;
- иртән һәм көндез яшен, боз, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Казанда 2026 елның 16 сентябрендә урыны белән төнлә һәм көндез көчле яңгыр;
көндез яшен һәм секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Халыкка киңәш ителә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч тудыра.
6. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.
7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!
9. Мөмкин булса, ерак араларга барудан баш тартыгыз.
10. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан күренеп торырлык жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганны көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә бозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Көчле яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.
Яңгыр яуганда урамда калсагыз:
Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
Яңгыр яуганда бинада булсагыз
Әгәр сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Яңгыр яуганда шәхси транспортта булсагыз
Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгып тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгыр беткәнен көтегез. Су бик тиз күтәрелә башласа, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.
Автомобильдә булганда көчле яңгырдан ничек сакланырга
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.
Халыкка тәкъдим ителә:
1. Яңалыклар блокларын һәм халык өчен тапшырыла торган мәгълүматны күзәтергә.
2. Күрү мөмкинлеге начар булганда автотранспорт йөртүчеләренә туктарга һәм көтеп торырга кирәк, шул ук вакытта габаритларны яки авария сигнализациясен кабызып, юл кырыеның уң ягына төшәргә һәм юл кырыеннан мөмкин кадәр ераграк туктарга кирәк,
3. Шәхси автотранспортта еракка йөрүдән тыелып торыгыз, кирәк булганда җәмәгать транспортыннан файдаланыгыз.
4. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз ара ераклыгын һәм тизлек режимын сакларга кирәк. Транспорт чарасы юклыгына яки аның тулысынча тукталуына инанып, машина юлын билгеләнгән урыннарда кичәргә.
Электр белән тәэмин итү, планлы һәм авария хәлендәге өзелүләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук авария-ремонт эшләрен башкаруга гариза бирү өчен "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенә 8 (843) 200-01-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Матди зыян китергән метеорологик күренеш турында белешмәләрне «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе бирә тел.8 (843) 293-38-04
Мәгълүмат «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белешмәләре нигезендә әзерләнгән.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.