Кичә Менделеевскига эш сәфәре белән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков килде.
Рәсим Рәшид улы район башлыгы Роберт Искәндәров белән «Кама таңнары»приютында булды. Анда делегация яңартылган территорияне, спорт мәйданчыгын, дәресләр һәм ял бүлмәләрен карады.
Рәсим Баксиков шулай ук хәйрия акчаларына сатып алынган яңа автомобильне карады. Исегезгә төшерәбез, «Чылбырлы реакция» хәйрия йөгереше акчаларына сатып алынган автомобиль август ахырында тапшырылган иде.
Рәсим Баксиков район җитәкчелегенә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә системалы эш алып барулары һәм җәлеп ителгән акчаларны нәтиҗәле файдаланулары өчен рәхмәт белдерде.
Анннары «Атмосфера» гөмбәзендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков социаль яклау хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашу барышында югары һөнәри осталык, социаль өлкә белгечләренең җаваплылыгы һәм үз эшләренә бирелгәнлеге билгеләп үтелде.
"Өмет Яры" үзәге директоры Илсөяр Зыятдинова исеменә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде һәм һөнәренә тугрылыклы, югары һөнәри осталыгы һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Мондый очрашулар-һәр көнне үз хезмәтләре белән ярдәмгә һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ булганнарга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтләрен белдерү мөмкинлеге ул.