Вакансияләр ярминкәсе

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Эш эзлисезме, кирәкле һөнәрләр турында белергә яки мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультация алырга телисезме? Вакансияләр ярминкәсенә чакырабыз!

2026 елның 24 сентябре
10:00–12:00

Менделеевск шәһәре,Бурмистров ур., 7а

Ярминкәдә:
- ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашырга;
- актуаль вакансияләр һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белергә;
- мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультация алырга;
- дәүләт ярдәме, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем турында белергә;
- профориентация узу турында белергә була

Катнашу-яңа карьера перспективаларына таба адым ясау өчен менә дигән мөмкинлек!

Тулырак мәгълүмат: 8 (843) 222-05-57 (5404)
Менделеевск районы буенча кадрлар үзәге

Эш эзләүче, һөнәрен алыштырырга яки һөнәри яктан үсәргә теләүчеләрнең барысын да көтәбез! 

Вакансияләр ярминкәсен уздыру "Кадрлар" илкүләм проекты бурычларына туры килә, аның максаты-кешеләрне өстәмә рәвештә мәшгульлеккә җәлеп итү хисабына икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International