Татарстан Росреестры гаражны документларсыз рәсмиләштереп буламы икәнлеген аңлатты

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

​Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген  гаражны документларсыз гына рәсмиләштереп буламы икәнлеге турында белешәбез.

- Без янәшәдә ике гараж сатып алдык, хуҗасы икеснә бер иде. Шул ук вакытта бер гаражга документлар бар иде, икенчесенә – юк. Шуңа күрә бер объектны рәсмиләштердек, ә икенчесен булдыра алмадык. Элекке хуҗа үлде.  Эшне нәрсәдән башларга? Без башка гаражны да рәсмиләштерергә теләр идек.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Әлсинә Камалова җавап бирә:

- Күчемсез милек объектына милек хокукын дәүләт теркәвенә алу «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә тиешле хокукның барлыкка килүен раслый торган документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

Икенче гаражга документлар булмаган очракта, гараж урнашкан урындагы җирле үзидарә органына, техник инвентаризация бюросына, архив органнарына, шулай ук гараж кооперативына (булган очракта) җир кишәрлеге бирү, гараж төзелеше һәм аның беренче хокук иясенә каравы турында белешмәләр билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әгәр гараж закон тарафыннан билгеләнгән шартларга туры килсә, аңа хокук «Гараж амнистиясе» буенча рәсмиләштерелергә мөмкин. Бу очракта гаражга ия булуны йә беренче хокук иясенә җир кишәрлеге бирүне раслый торган документлар файдаланылырга мөмкин.

Гаражның беренче хуҗасы үлгәнен исәпкә алып, нотариуста варислар һәм мирас эше барлыгын да билгеләргә кирәк. Варислар булганда гаражга хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләсе мирас эше кысаларында хәл ителергә мөмкин.

Әгәр гаражга милек хокукы барлыкка килүне раслый торган документлар алу мөмкин булмаса, кызыксынучы зат юридик әһәмияткә ия фактны билгеләү йә гаражга милек хокукын тану турындагы таләп белән конкрет хәлләргә һәм булган дәлилләрнең характерына бәйле рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International