Менделеев муниципаль районы башлыгының район эшмәкрләре белән очрашуы.

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе




2014 нче елның 10 нчы февралендә 13.00 сәгаттә Балалар сәнгать мәктәбе бинасында Менделеев муниципаль районы башлыгының район эшмәкрләре белән очрашуы булып узды.


2013 нче елда Менделеев муниципаль районының иҗтимагый-экономик яктан үсеше нәтиҗәләре турында Менделеев муниципаль районының Башкарма комитетның экономика үсеше, промышленность, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышу бүлеге җитәкчесе урынбасары Әхмәдиева Рәзмзия Хоснул кызы җиткерде.


Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәрендәге эшмәкәрлеккә булышлык итү үзәге вәкиле Гафиятуллин Данил Ринат улы кечкенә һәм уртача эшмәкәрлек субъектларына дәүләт финанс булышлыгы 2014 елга субсидияләр формасында булуы турында җиткерде.


ООО «Аудит ТД» Фирмасының нинди ярдәм күрсәткәне белән  ООО «Аудит ТД» Фирмасының коммерция директоры Короткова Ирина Михаил кызы таныштырды.


Менделеев муниципаль районының  2014 нче елга перспективаларның үсеше турындагы информация белән Менделеев муниципаль районы башлыгы Привалов Игорь Анатольевич очрашуның нәтиҗәсен ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International