Менделеев муниципаль районының башлыгы бүләгенә булган Ватанны Саклаучылар көненә багышланган хоккей буенча шәһәр чемпионаты булып узды.

2014 елның 28 феврале, җомга




2014 нче елның 10 нчы февраленнән 27 нче февраленә кадәр

Менделеев муниципаль районының башлыгы бүләгенә булган  Ватанны Саклаучылар көненә багышланган хоккей буенча шәһәр чемпионаты булып узды.

         Ярышны хоккей кагыйдәләре буенча үткәрделәр. Катнашучыларның яшьләре 18 дән һәм олыраклар.  Шәһәрнең катнашучы командалары:

-         “Лигры” – ДЮСШ “Айсберг”ның тәрбияләнүчеләре;

-         “Фомина” ;

-         “Динамо” ;

-         “Мунайка”.

Катнашучыларның барлыгы 80 кеше.

Уенның нәтиҗәләре һәм хөкемдарларның төркеме карары буенча номинацияләр билгеләнде :

Иң яхшы һөҗүмче номинациясендә  - Алмаз Фәрхетдинов “Лигры”;

Иң яхшы саклаучы – Анатолий Стрелков “Динамо” ;

Иң яхшы капкачы  - Андрей Трошин “Фомина” ;

Җиңү ихтыяры өчен “Динамо” командасы бүләкләнде.

Чемпионатның нәтиҗәләре:

3 нче урынга “Мунайка” командасы лаек булды;

2 нче урын “Лигры”

Җиңүчеләр кубогы белән 1 нче урынны яулаган “Фомина” командасы бүләкләнде.

Призлы урыннар алган катнашучылар, Менделеев муниципаль районының башлыгы Грамоталары һәм медәлләре белән бүләкләнде.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International