Менделеев муниципаль районының мәктәпкәчә тәрбия һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларны патриотик тәрбияне оештыру буенча “Мәгариф идарәсе башкарма комитетының” тәрбия эшләре буенча методисты Абрамова Надежда Алексеевна чыгыш ясады. 1 нче февральдән 28 февральгә кадәр Менделеев муниципаль районында 2013 -2015 нче еллар эчендә халыкны патриотик рухта тәрбияләү программасын тормышка ашыру максатында Менделеев муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә патриотик-гражданлык айлыклары үткәрелде, аны тормышка ашырганда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлегенә старт бирелде. Яңа формада эш төрләре барлыкка килде: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган һәм Чечен сугышы, Менделеев шәһәре тарихы, сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре турында презентацияләр, фильмнар, проектларэшләнде. Кечкенә сыйныф укучылары үзләренең бабалары һәм туганнары турында әти-әниләре белән берлектә кечкенә презентацияләр ясадылар. Балалар укытучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары, катнашучылар турында фильмнар төшерделәр (Турай урта мәтәбе, 1 нче номерлы, 3 нче номерлы мәктәпләр). Быелгы уку елында мәктәп музейлары базасында Бөек Ватан сугышы белән бәйле 400 төрле мероприятиеләр үткәрелде. Язучылар, шагыйрьләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, туган якны өйрәнү буенча фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде. Мәсәлән, “Сугыш чоры балалары”, “Хәтердән җуеп булмый” чаралары шуңа мисал булып тора.
Менделеев муниципаль районында балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү эшләре турында муниципаль идарәнең әйдәп баручы белгече – Чебатарёва Елена Николаевна чыгыш ясады. “ТР Менделеев муниципаль районы яшьләр, спорт, туризм бүлеге башкарма комитеты” баларны патриотик тәрбияләү максатында яшьләргә үзбилгеләнү өчен шартлар тудыру, социаль әһәмиятле кыйммәтләр формалаштыру, тирә-юнь белән дөрес мөнәсәбәтләр оештыра алучы, бер-берләрен үзара хөрмәт итүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы уңай күнекмәләр һәм гадәтләр формалаштыручы, актив тормыш позициясе булган үз иленең патриотик шәхесләрен тәрбияләү турында сөйләде. Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү максатында 4 нче мәктәп кысаларында “Патриот” балаларны, яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү хәрби-патриотик клубы оештырылды. Ул яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге булып та тора.
“Без аңлыйбыз, яшьләрне стандарт булмаган, креатив, иҗади юнәлешләр кызыксындыра, шуңа күрә без аны чишүнең яңа юлларын эзлибез, яңа прграммалар тудырабыз, кызыклы кешеләрне тартабыз”, - диелә докладта.
Район башлыгы Игорь Привалов яшь буынны тәрбияләүдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм ветераннарны, Әфган һәм Чечен сугышында катнашучыларны ныграк тартырга кирәклеген әйтте, чөнки алар Ватанга хезмәт итүчеләргә үрнәк булып торулар диде. Шулай ук һәйкәлләрне, обелискларны, хәрбиләрне җирләү урыннарын яшелләндерергә кирәклеген дә искәртте.
Оештыру комитеты әзерлек һәм үткәрү максатында предприятиеләрнең һәм гражданнарның матди ярдәмен “Җиңү” хисабына җыю эшләре алып барылуы турында әйтте . Финансларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, гаиләләренә, һәйкәлләрне ремонтлау өчен тотылачагын искәртте.