Ел саен , мартның соңгы шимбәсендә , Дөньякүләм кеше аяк басмаган табигать фонды инициативасы буенча халыкара «Җир сәгате» акциясе оештырыла. Ул экологик ситуацияне планета масштабында яхшыртуны,энергик- һәм ресурс саклагыч проблемаларын чишүдә төрле дәүләт халкының бердәмлеген символлаштыра.
Акциядә катнашучылар 1 сәгатькә бина, корылма, архитектура формалары, тулай торак утын сүндереп торырга, яисә башка төрле электр энергиясен куллануны киметә торган чаралар кабул итәргә тиешле.
2013 нче елда Татарстан Республикасы буенча акциядә барлык муниципаль белем бирү учрежденияләре һәм 200 дән артык предприятия һәм организацияләр катнашты. Акциядә бигрәк тә актив катнашкан шәһәрләр Бөгелмә, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Түбән Кама, Чистай. «Җир сәгате» акциясен үткәрү вакытында саклап тотылган куәтлек I 498 ООО КВтч булды.
Акция 29 нчы март көнне 20сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка чаклы үткәрелде.