2014 елның 8 нче апрелендә Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының урыннарга чыгып үткәрелүче утырышы булды.
Очрашу ААҖ “Аммоний” төзелешен караудан башланды.
ААҖ “Мехуборка Групп” Монай авылы җирлеге территориясеннән ТБО чыгару буенча презентациясен күрсәтте. Аннан соң Министр делегациясе Менделеев районы экологик контроль Посты төзү буенча площадка урыны карау булды. Площадка Менделеев шәһәре Фомина урамы 7 нче йортта урнашачак.
Урыннарга чыгып үткәрелүче утырышлар әгъзалары Менделеев районында ТБО полигонында чүпләрне чыгару объектлары һәм ААҖ “Мехуборка Групп” чүп чыгаруны ике тапкыр оештыру белән таныштырдылар.
Балалар сәнгать мәктәбендә экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының пленар утырышы булды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының беренче урынбасары Какмалов Рөстәм Илдар улы мөрәҗәгать итте.
Быелгы елда Татарстан Республикасында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыгы буенча экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының урынбасары Низамов Рамил Ханифович чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыгы буенча Менделеев муниципаль районының инфроструктура үсеше буенча Башкарма комитетының беренче урынбасары – Гаффаров Роберт Ринат улы чыгыш ясады.
Менделеев муниципаль районының җир асты байлыкларын куллану буенча Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының башлыгы Гәйнетдинов Радик Нуретдин улы чыгыш ясады.
Менделеев муниципаль районының территориясендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәте Палата председателе Садыкова Фәридә Мәсгут кызы карьер эшләре буенча информация җиткерде.