Эшлекле дүшәмбе

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе


 

2014 елның 14 нче апрелендә узган Эшлекле дүшәмбедә шәһәр һәм районның оператив торышы турында Менделеев районы буенча Россия Эчке Эшләр Министырлыгы башлыгы урынбасары Мәдьяров Рәшид Мсәхут улы җиткерде.


      2011-2015 нче елларда тормышка ашыру   барышында Татарстан Республикасы Менделеев районының сәламәт яшәү рәвеше комплекслы программасын формалаштыру, физик культураны һәм спортны популярлаштыру, алкаголь продукциясен, сыра, тәмәке кабул итүне киметү максаты белән Менделеев муниципаль районының иҗтимагый сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Павел Миронов чыгыш ясады.


      Районның Башкарма комитеты җитәкчесе Рәвил Хисаметдинов хокук бозучыларга каршы көрәшне һәм тәртип саклауны арттыру максаты белән халык дружинасының эшен активлаштырырга чакырды.


       Гражданнар саклау эшләре Министры һәм Татарстан Республикасының гадәттән тыш вакыйгалар бүлеге вәкаләтен тормышка ашыру өлкәсендәге әйдәүче консультант (Менделеев муниципаль районы буенча ) Айдар Әхмәдуллин Менделеев муниципаль районының ташу торышы шартлары белән таныштырды. “ Тәүлек эчедә Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе 1-8 см га күтәрелде. Түбән Кама сусаклагычының өске катында боз туктау саклана, аскы өлешендә исә, бозның ватылу процесслары дәвам итә, боз кузгалуы башланды. Агымдагы атнада һава температурасының кискен күтәрелүе көтелә, шул сәбәпле урман массивлыкларында карның мул эрүе прогнозлаштырыла. Район башлыгының урынбасары Рөстәм Хәбибуллин ташуга каршы булган чаралар белән кызыксынучы хезмәткәрләргә , авыл хуҗалыгы башлыкларына язгы ташкыннар беткәнче , язгы ташу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча барлык кирәкле чараларны кабул итү һәм кызыксынган оешма һәм хезмәткәрләрнең язгы ташу вакытында эшкә әзер булулары мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.


         Менделеев районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы– Гәлләмов Рөстәм язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнү турында җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International