Кояшлы патшалыкта, Космик дәүләттә.

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе




2014нчы елның 10 нчы апрелендә Менделеев муниципаль районының “Өмет яры” ГАУСО КЦОН да бәйрәмчә уен формасында чара үтте, Халыкара Космонавтика көненә багышланган чара социаль куркыныч һәм авыр хәлдә булган гаиләле балалар өчен булды.

Чараның максаты: рус космонавтларының бөек батырлыклары белән таныштыру ярдәмендә балаларның бәйрәм турында күзаллауларын арттыру, аларда патриотик хисләр тудыру.

Бәйрәм якты, матур һәм эчтәлекле булсын өчен балалар һәм гаиләләргә ярдәм итү иҗтимагый бүлеге хезмәткәрләре залны космик темага багышланган плакатлар белән бизәгәннәр, “Гагарин йолдызлыгы” дигән видеоматериал күрсәттеләр, ватанның космонавтика тарихы белән таныштырдылар, шулай ук, балаларны иҗат эшчәнлегенә катнаштырдылар.

Буласы бәйрәм атмосферасын тояр өчен, чараның башында балалар мини-эстафетада катнаштылар. Алар анда үзләрен тизлек, осталык, координация һәм команда да эшли бедү ягыннан сынадылар.

Балалар игътибар белән космосны өйрәнү турындагы әңгәмәне тыңладылар. Бик актив конкурсның сынауларында катнаштылар. Космонавтның нинди үзлекләргә ия булырга тиешлеген үзләштерделәр. Космос турында бик күп яңалыклар белделәр.

Иң ахырда “Мин космосны ясыйм” дигән иҗади конкурс оештырылды. Балалар рәхәтләнеп космик дөньяны сурәтләделәр. Кызыклы һәм матур эшләрдән “Космос дөньясында” дигән күргәзмә ясадылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International