Дуслык безне көчле итә.

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе




“Кама таңнары” приют балалары белән Альберт Галиевның дуслык темасына һәм чын дусларны саклау турында ачыктан-ачык әңгәмәсе булды. Кешене әйләндереп алган мохит яшүсмернең тормышка карашын булдыра,  һәм ул аның  киләчәге өчен нигез була.


“Приюттагы дустанә мөнәсәбәтләр, кагыйдә буларак, аннан чыккач та дәвам итә. Шунысы әһәмиятле, бу дустанә мөнәсәбәтләр киләчәкле һәм иҗади булсын”, - диде тәрбияче. Балаларга дуслык турында мәкальләр конкурсы, конкрет ситуацияләр турында әңгәмә, психологик тәңгәллеккә тестлар тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр Марина Куликова, Рәфинә Фирстовалар үз тәҗрибәләреннән чын дуслар турында конкрет мисаллар белән әңгәмәне тулыландырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дуслык турында  чын күңелдән җыр башкардылар, үзләренең яраткан уеннары турында сөйләделәр.


Очрашудан соң катнашучылар шундый нәтиҗә ясадылар: чын дуслык безне көчле итә, үз өстебездә эшләргә кирәклеген искәртә, безнең киләчәкне ныгыта.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International