Кисәтелде – димәк, коралланды.

2014 елның 25 апреле, җомга




“Кама таңнары” приют балалары белән Альберт Галиевның дуслык темасына һәм чын дусларны саклау турында ачыктан-ачык әңгәмәсе булды. Кешене әйләндереп алган мохит яшүсмернең тормышка карашын булдыра,  һәм ул аның  киләчәге өчен нигез була.


“Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләр өчен укытучылар Биктимерова Светлана, Галиев Альберт һәм ПДН инспекторы җитди сөйләшү уздырдылар. “Яшүсмер” республика акциясе – яшүсмерләр арасында тәртип бозучыларны профилактикалау чарасы да, шулай ук җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту да, тәмәке һәм алкоголь куллануны һәм сатуны тыю да”, - дип

үз сүзен башлады ПДН инспекторы Жемчугова Сирена.

Аның әйтүе буенча, кичке сәгать 22.00 соң зурлардан һәм опекуннардан башка балаларга урамда йөрергә ярамаганлыгы искәртелде.

Укучылар административ җаваплылыкка ничә яшьтән соң тартылулары турында сорадылар.

Ахырда ПДН учётында торган балаларның саны һәм алар эшләгән җинаять төрләре турында да әйтелде. Анда утыручы балалар тәртип бозмаска сүз бирделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International