24-25 нче апрель көннәрендә республика акциясе кысаларында барлык китапханә ишекләре кичкә кадәр ачык булды. Китапханәчеләр Алёна Попова, Ирина Маргонтова, Елена Назаровалар приютта тәрбияләнүчеләр һәм аларның җитәкчеләре өчен мәдәният утравы ясадылар. Анда җыр, китап, гореф-гадәтләр, иҗат бергә кушылган иде.
Китапханәчеләр авызыннан кызыклы милли идеяләр, мәдәният өлкәсендә табышмаклар чишелде, китап уку аркылы шәхеснең үзбилгеләнү прблемасы күтәрелде. Сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәре турында презентацияләр күрсәтелде. Балалар китапханәсе укучылары – гитаристлар Чеботарёв Ярослав һәм Колпаков Олег, баянист Гомәрова Эльвира, балалар иҗат мәктәбенең музыка бүлеге укучылары матур концерт куйдылар. “Матрёшкалар” җыры белән “Сандугач” конкурсында җиңүче Садыкова Камилла бәйрәм атмосферасы тудырды.
Залда утыручы балалар үз яшьтәшләренең уңышларын күреп сөенделәр һәм үз өсләрендә эшләргә кирәклеген аңладылар. Балалар иҗат үзәге укытучысы Садыкова Алсу хәрәкәтләнә торган кош – яз һәм яшәү символын үз куллары белән һәрбер бала ясавына иреште.
Соң булуга карамастан, балаларның бу кичәдән тараласы килмәде. Ә бу инде сәнгатьнең ни дәрәҗәдә көчле әйбер булуы турында әйтеп тора.