Бүген эшлекле дүшәмбедә Менделеев муниципаль районы башлыгы Игорь Привалов яшьләр, спорт һәм туризм Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районының башкарма комитеты яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Макаров Александр Леонидовичка физик культура спорт һәм яшьләр дәүләт сәясәтен пропаганда тарату өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Район башлыгы Игорь Привалов Хокук саклау органнарына, прокуратура, МЧСка, ГАУЗ “МЦРБ”, Тихоново авылы үзидарә башлыгына, авыл кешеләренә, 197 нче километр Куйбышев тимерюлында булган һаләкәтне бетерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта юлның бу бүлегендә поездлар хәрәкәте торгызылды.
Симков Василий Владимирович Менделеев районының МВД бүлекчәсе мөдир урынбасары шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәл турында чыгыш ясады.
“Бердәм хисаплау үзәге” директоры Хадеева Е.Г. 2014 елның 28 нче апреленә торак-коммуналь хезмәтләр буенча түләүләр турында инфрормация бирде.
Иштанова Р.К. ТР Менделеев районының пенсионный фонд идарәсе мөдире җирле пенсион фондның 2013 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2014 елда куелган бурычларны билгеләп үтте.
Елабуга шәһәренең Россельхозбанк ачык акционерлык җәмгыятенең өстәмә офис җитәкчесе Сафаргалин А.А. ААҖ Роселҗхозбанкның кредит программалары белән таныштырды.
Район башлыгы Игорь Привалов предприятие, оешма нәтиҗәләрен, торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләүләрне таләп итү һәм шулай ук пенсион взнослар, бурычлар булдырмау өстендә эшләүне көчәйтергә.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)