28 апрель көнне район башлыгы И.А. Привалов “Нефтехимия һәм нефтьне эшкәртү техникумы”нда жыелыш үткәрде. Җыелышта техникумның директоры Р.М. Сабитов, Карпов һәм Менделеевсказот химия заводларының кадрлар бүлеге җитәкчеләре дә катнашты.
Иң элек техникумның материаль-техник базасын карап чыктылар. Мастерскойларны, уку сыйныфларын карап чыккач, актлар залында укытучылар белән очрашу булды. Техникумның эшчәнлеге турында директор урынбасары Т.И. Сотникова сөйләде.