Менделеевск муниципаль районы башлыгының мәдәният елына багышланган “XIII-нче район халык иҗаты фестивале” турында карары нигезендә 18-нче февральдән 24 апрельгә кадәр оешамаларның фестиваль концерлары узды.
2014 елда авыл хуҗалыкларында һәм шәһәр оешмалары арасында 12 концерт узды, 712 иҗат кешесе катнашты.
“Юность” мәдәният сараенда гала концерт узды. Катнашучыларга сәләмләү һәм тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы И.А. Привалов мөрәҗәгать итте. Алга таба тамаша барлык узган концертларның иң яхшы номерлары белән дәвам итте.