Менделеевск шәһәрендә яшьләр форумы узды
30-нчы апрель көнне Балалар сәнгать мәктәбендә “Бердәм Россия” партиясенең проектларын һәм “Политзавод 2014” сәяси-җәмгыяви проектын реализацияләүгә багышланган яшьләр форумы узды. Форумда район бышлыгы И.А. Привалов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Р.С. Ханбиков катнашты.
Регистрация нәтиҗәләре буенча форумда 219 кеше катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар булды:
1. Менделеевск муниципаль районыныда “Бердәм Россия” партиясенең проектларын тормышка ашыруы. Бу сорау буенча Менделеевск муниципаль район бышлыгы И.А. Привалов чыгыш ясады.
2. Менделеевск муниципаль районыныда яшьләр политикасының төп юнәлешләре. Бу сорауны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкиле, “Сатори” яшьләр клубының директоры Л.С. Богатова ачыклады.
3. “Политзавод 2014” конкурсында катнашучыларның чыгышлары. Конкурста катнашырга өч кеше теләк белдерде. Комарова Марина Викторовна; Якимов Олег Игоревич, Тимергалеев Азат Ринат улы чыгышларында үз программалары белән таныштырдылар. Алга таба хисаплау комиссиясе кандидатлар өчен тавыш бирү тәртибен аңлатты. Тавыш биргәннән соң аның нәтиҗәләре белән таныштырды. “Политзавод 2014” конкурсында җиңүче булып һәм Менделеевск районыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр иҗтимагый палатасына вәкил булып Тимергалеев Азат Ринат улы кәпчелек тавышлар белән сайланды.
4. Алга таба Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Р.С. Ханбиков чыгыш ясады.
Яшьләр форумы “Бердәм Россия” партиясенә керүчеләргә партия билетлары бирү белән тәмамланды.