Эшлекле дүшәмбе

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе




12 май көнне район оешмаларының җитәкчеләре катнашындагы җыелышта район башлыгы И.А. Привалов Җинү бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрүгә өлеш керткән җитәкчеләргә үз рәхмәтен белдерде.


Районда Җинү бәйрәменә багышланган чаралар белән район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Миронов П.С чыгыш ясады.


Алга таба Менделеев районың эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Сушков Г.П. узган атнадагы шәһәр һәм районда булган оператив хәлләр турында чыгышы дәвам итте.


Соңгы чыгыш санаторий “Ижминводы” эшченлеге турында булды. Бу елга планнары белән санаторий җитәкчесе Садыков А.Р. сөйләп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International