15 май көнне югары технологияле “Аммоний” заводына Татарстан Республикасының Президенты Р.Н. Минниханов килде. Төзелеш площадкаларын карап чыкканнан соң җыелыш уздырыды. Безнең төп бурычыбыз – “Аммоний” заводын 2015-нче елның августында эшләтеп җибәрү. Моның өчен җәйнең һәрбер көненнән максималь файдаланып калырга кирәк, дип ассызлыклады президент.