5 – 8 нче майларда “Минем паспорт – мин гражданин” акциясе кыссаларында шәһәр мәктәпләрендә ачык дәресләр узды. Бу дәресләрдә Россия илендә паспортның барлыкка килүе, аны вакытында алуы һәм алыштыруы, саклык белән куллануы турында сөйләнде.
Мәктәп укытучылары бу дәресләргә карата зур әзерлек күрсәттеләр: методик материаллар тупланды, викторина һәм шигырь бәйрәмнәре уздырылды.
Менделеевск муниципаль районыныда федераль миграцион службасының җитәкчесе Алиева Е.Г. мәгариф идарәсенә, мәктәп укытучыларына, “Менделеевск яңалыклары” гәҗитенә үз рәхмәтен белдерде.