Сабантуй бәйрәме алдыннан район агропромышленность предприятиеләре кырларында авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне кабул итү комиссиясе эшләде.

2014 елның 4 июне, чәршәмбе



Район башлыгы Игорь Привалов рәислегендәге вәкаләтле комиссия авыл хуҗалыгы биләмәләрен тикшергәннән соң, язгы кыр эшләре кампаниясендә җитәкчеләр, хуҗалык белгечләре эшчәнлеген, агротехник таләпләрне үтәүне бәяләде. Чәчүлек җирләрне карау “Кама” колхозы”ннан башланды һәм “Абалач” агрофирмасында төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов, игенчелек буенча консультант Николай Токарев, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш агрономнары составындагы комиссия җир эшкәртү культурасын, агротехник чаралар үтәлешен исәпкә алып, һәр басуны, авыл хуҗалыгы культураларының чәчелеш системасын баллар буенча бәяләде.

Комплекслы бәяләү нәтиҗәсендә призлы урыннарны алдылар: 1 урын – “Кама” колхозы”, 94 балл, 2 урын – “Алтын башак”, 75 балл, 3 урын – “Победа”, 72 балл.
Эшчәнлек йомгаклары буенча район башлыгы Игорь Привалов авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән җитештерү киңәшмәсе үткәрде. Ул Ибраһим Галимов җитәкчелегендәге “Кама” колхозы” коллективы эшчәнлеген югары бәяләде, хуҗалык итүгә карашны үзгәртү, яңа технологияләр кертү кирәклеген ассызыклады.

– Дәүләттән субсидия көтәргә түгел, үз көчегезгә исәп тотарга кирәк, – диде Игорь Анатольевич һәм хуҗалык җитәкчеләренә кичектермичә люцерна чабарга керешергә тәкъдим итте.











ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International