Сабантуй – 2014

2014 елның 10 июне, сишәмбе



8 июнь көнне шәһәр мәйданында Сабантуй бәйрәме узды. Традиция буенча аны район авыл хуҗалыгы предприятияләре парады ачты. Беренче булып мәйданга хезмәт ярышында беренче урын яулаган “Кама” колхозы” ҖЧҖ делегациясе аяк басты.

Район башлыгы И.А. Привалов авыл хезмәтчәннәренә ихлас күңелдән котлау сүзләре яулады. Россия Җәза үтәү буенча Федералҗ слуңбасы ТР буенча идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин менделевлыларны республика Президенты исемемннән котлады.

Хореографик композиция әзерләгән иҗат коллективлары, авылларның кунакчыл ишегаллары Сабантуйга күңеллелек һәм милли төсмер өстәде. Берничә мәйданда милли һәм спорт уеннары җәелдерелде. Киеренке бил алышулардан соң Чаллы егете Ренат Әхмәтшин көрәш буенча Сабантуйның абсолют батыры булды. Балалар төрле атракөионнарда күңел ачтылар, сәүдә киштәләре тәмле ризыклардан сыгылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International