Иске Гришкино авылында “Троица” узды

2014 елның 16 июне, дүшәмбе




14-нче июнь көнне Иске Гришкино авылында “Троица” бәйрәме узды. Бәйрәмнең кунакларын җырлар һәм икмәк белән каршы алдылар. Бәйгедә Мунай, Тат. Чаллы һәм Тихоново делегацияләре катнашты. Алга таба “Бигәшкәй” ансамбле башкаруында музыкаль-хореографик композиция күрсәтелде. Район башлыгы урынбасары Р. Хәбибуллин авыл кешеләрен бәйрәм белән котлады һәм авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International