“Семык” бәйрәме

2014 елның 16 июне, дүшәмбе





15 июнь көнне “Химик” стадионында республика күләмендә мариларның милли бәйрәмнәре - “Семык” узды.


Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан һәм Марий Элдан 19 фольклор коллективлыры катнашты. Барлыгы 300дән артык кеше. Бәйрәм мариларның кунак җырыннан башланды. Алга таба килгән делегацияләрнең парады узды. Бәйрәмнең дәвамы булып музыкаль-хореографик композиция булды. Шулай ук “Мари гүзәле” конкурсы да узды. Җиңүче булып Илнәт авылынна Семякова Кристина сайланды. Бәйрәм тәмамланганнан соң, “Семык” байрагы Татарстан Республикасының мари милли-мәдәни автономиясенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International